Министрлык “Татарстан Республикасы иҗади яшьләре академиясе” РИО белән берлектә 2009 елдан бирле “Кадрлар резервы” проектын тормышка ашыра.Проектның максаты- яшь лидерларны барлау, өйрәтү, яшьләрнең социаль әһәмиятле проектларда катнашуын активлаштыру, яшь кадровикларның эшлекле һәм шәхси сыйфатларын үстерү.
Шәһәрдә яшәүче Наталья Лихачева республиканың “Нечкәбил-2017” матурлык, әниләр һәм гаиләләр конкурсының финалына үтте.
«Халык контроле»ндә законсыз спиртлы эчемлекләр сату шикаяте өчен акчалата бүләкләү булачак
ТР дәүләт хезмәтләр Порталында “Халык контроле” сервисы аша татарстанлылар алкоголь сату кагыйдәләрен бозучыларга шикаять белдерә ала.
Һәр шикаять буенча ТР дәүләт алкоголь инспекциясе төпченеп тикшеренү үткәрә.
Алдан хәбәр ителгәнчә, 5 октябрьдә 2018 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка киметелгән бәяләр буенча язылу ункөнлеге башланып китте.
Республикада яшәүчеләргә җәмәгать сораштыруында катнашып, эчке эшләр органнарының эше турында үз фикерләрен әйтү мөмкинлеге бирелде.
"Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды", - диелә котлауда.
2017 елның 27-28 октябрь көннәрендә “2014-2020 елларга “Татарстан Республикасы авыл яшьләре” озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.
Мария Мошкова, Полянка урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы:
– Мин үзем балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Башкача булуы да мөмкин түгелдер, чөнки якыннарымның күпчелеге укытучы булып эшли. Мәсәлән, дәү әнием Евдокия Константиновна Левушкина гомере буе мәктәптә эшләде. Аның кызы, минем апам Ольга Владимировна да әнисе эшен дәвам итте. Әтием белән дәү әтием дә мәктәптә технология укытучысы булып эшләделәр. Ирем Евгений да мәктәптә укыта. Мин дә хәзер тормышымны кайчандыр үзем тәмамлаган мәктәбемнән башка күз алдына китерә алмыйм.
Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләре халыкка гриппка каршы вакцинация ясыйлар.
«Онытырга хакыбыз юк...»
Кичә Урта Йорткүл авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачу тантанасы булды.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Авылда яңа һәйкәл кую турында күптән хыялланганнар. Узган гасырның сиксәненче елларында төзелгәне искерү сәбәпле, аны гел яңартып торырга туры килгән. Ә бу исә өстәмә чыгымнар дигән сүз. Узган халык җыеннарының берсендә үзара салым акчасына яңа һәйкәл төзү тәкъдиме белән чыкканнар. Бу идеяне авыл кешеләре бердәм хуплаган. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки сугыш җиле һәр йортка, һәр гаиләгә кагылып узган. Шуңа күрә Ватаныбызның якты киләчәге хакына башларын салучыларның якты истәлеге һәркем өчен кадерле.