Министрлык “Татарстан Республикасы иҗади яшьләре академиясе” РИО белән берлектә 2009 елдан бирле “Кадрлар резервы” проектын тормышка ашыра.Проектның максаты- яшь лидерларны барлау, өйрәтү, яшьләрнең социаль әһәмиятле проектларда катнашуын активлаштыру, яшь кадровикларның эшлекле һәм шәхси сыйфатларын үстерү.
Финалга чыгучылар республика министрлыклары һәм ведомстволарына стажировка үтәргә җибәреләчәк, шулай ук ТР брендлы проектларында катнашу өчен бәяләмәләр алачаклар.
Проектта 16-30 яшьлекләр катнаша ала.
Заявкалар 2017 елның 15 ноябренә чаклы кабул ителә.