16.10.2017 елны, Спас муниципаль районы башлыгы районны йөреп чыкты. Тикшерү барышында туңны сөрү эшлэре каралды.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Узган якшәмбе юл эшчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Күпләр бәйрәмне эштәге югары уңышлары белән каршы алды.
Мәсәлән, Игорь Иванов “Сувар Б” оешмасында биш ел чамасы эшли. Башта машина йөртүче булган, аннары тырышлыгын күреп, җитәкчеләр аны юл төзү техникасы паркына механик итеп билгелиләр. Игорь Викторович даими рәвештә юл техникасына техник хезмәт күрсәтә, техниканы ремонтлаганда кирәк булган запчастьләр белән тәэмин итә, башка эшләрне дә башкара. Моннан тыш, ул машиналарга ягулык-майлау материаллары сала, кирәге чыкканда юл эшчеләренә дә ярдәм итә. Шулай итеп, Игорь Викторович юллар төзү хуҗалыгының барлык участокларында диярлек эшли ала. Аны коллективта да ихтирам итәләр һәм һөнәри бәйрәм алдыннан ул иптәшләренең тәкъдиме буенча район башлыгы Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
Тармак технологияләре техникумының махсус фәннәр укытучысы Юлия Маркарян “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2017” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды.
Икенче һәм өченче дәрәҗәле дипломнар шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең физкультура укытучысы Александр Кузовкин белән сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат укытучысы Гүзәл Марянинага тапшырылды. Ким мәктәбенең физкультура укытучысы Валентин Синчугов конкурста катнашканы өчен Мактау грамотасына лаек булды.
Бу чара “Урман атналыгы -2017” республика акциясе кысаларында 7 октябрьдә башланып китте. Агачлар утыртуда Болгар урта мәктәп укучылары, укытучылар һәм мастерлар белән берлектә тармак технологияләре студентлары, район ветеран оешмалары вәкилләре, почта һәм электр элемтәсе учреждениесе коллективлары, район электр челтәре, мәдәният бүлеге, янгын сүндерү һәм газ участогы, район Советы, башкарма комитеты, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.Уртак көч белән 150 нарат үсентесе, шулай ук миләш, юкә һәм башка яфраклы агачлар утыртылды. Өмәдә катнашучылар бердәм булып, күтәренке кәеф белән тырышып эшләделәр.
Быелгы җәйдән башлап шәһәребездә һәм районның кайбер авылларында чүп-чарны җыю һәм түгү буенча “Экосервис” компаниясе эшли башлады. Эшнең нәтиҗәләре инде сизелерлек күзгә ташлана һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Аның перспективалары нинди соң?
17 октябрьдә 17.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында «Актуальный разговор» тапшыруы кысаларында Росреестр идарәсенең бүлек начальнигы Галина Гончарова белән туры эфир була.Ул сорауларга да җавап бирәчәк. Телефоннары: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55.
Кабатлау: 20.30 һәм 22.30 сәгатьтә.
4 ноябрьдә – Халык бердәмлеге көне.
Бәйрәм, шимбәгә туры килгәнлектән, дүшәмбегә – 6 ноябрьгә күчерелә. Шулай итеп, 4, 5, 6 ноябрь – ял көннәре, 3 ноябрьдә – кыскартылган эш көне.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “ЭКОлидер” республика бәйгесен игълан итә. Бәйгегә экологиягә иң нык игътибар итүче предприятиеләр, уку йортлары, журналистлар чакырыла. Аларның максаты- табигатъне саклауга өйрәтү.
Эшләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм индивидуаль эшмәкәрләр:
Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә.
Татарстанда 2018 елда минималь хезмәт хакы артачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.