Күп балалы гаилә конкурста катнаша

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Шәһәрдә яшәүче Наталья Лихачева  республиканың “Нечкәбил-2017” матурлык, әниләр һәм гаиләләр конкурсының финалына үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова җитәкчелегендә уздырыла торган конкурсның сайлап алу этабында иллегә якын гаилә катнашты. Бары тик унөче генә иң яхшы дип табылды. Шулар арасында Сергей һәм Наталья Лихачевлар гаиләсе дә бар. Алар гаиләсе биш баланы тәрбиягә алган, үзләренең дүрт баласы бар, өчесе инде зурлар. Гаилә конкурска презентация, туган як турында рәсемнәр һәм иншалар әзерләгән.

 

Наталья Александровна конкурсның соңгы этабындагы финал презентациясенә әзерләнә. Ул октябрь ае азакларында үтәчәк һәм “Гаилә һәм мәктәп” гаилә дәресе темасына багышланырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International