Тәрбиячегә зур җаваплылык йөкләнгән

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Тармак технологияләре техникумының махсус фәннәр укытучысы Юлия Маркарян “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2017” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды. 

Икенче һәм өченче дәрәҗәле дипломнар шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең физкультура укытучысы Александр Кузовкин белән сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат укытучысы Гүзәл Марянинага тапшырылды. Ким мәктәбенең физкультура укытучысы Валентин Синчугов конкурста катнашканы өчен Мактау грамотасына лаек булды.

 

Конкурста катнашучылар визит карточкасы әзерләп, үз эшләрен төрле яктан күрсәтергә тырышты. Презентация, видеороликлар тәкъдим ителде, конкурсантларга укучылар да булышты. Тәрбиячеләр сорауларга җаваплар бирделәр, ахыргы этапта исә балалар белән индивидуаль эшләү программасын якларга кирәк иде. Конкурста катнашкан һәр тәрбиячегә аерым бер укучы беркетелде. Сценарийда каралганча, укучы катлаулы хәлгә очраган, аңа тиешле ярдәм кулы сузарга, дөрес юлга бастыру өчен чаралар күрергә кирәк булды. Әлбәттә, моңа ирешү җиңел түгел, барысын да уйлап эш итәргә кирәк. Остазлар, ягъни педагоглар үсеп килүче яшь буын алдында җаваплы һәм бик кирәкле бурычны үтиләр – балаларны чын кешеләр булырга өйрәтәләр. Шуның өчен алар адресына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина рәхмәт сүзләрен һәм җылы котлауларын күп әйтте. Конкурсантларга бүләкләрне дә ул тапшырды. Бәйрәмне оештырганнары өчен Болгардагы 1нче мәктәп коллективына Рәхмәт хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International