Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә.

 Татарстанда 2018 елда минималь хезмәт хакы артачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

«Алдагы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатыннан, бюджет проектында шактый зур сумма каралган. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә. Аны 9489 сумга кадәр күтәрү планлаштырыла. «Указга» кермәгәннәрнең саны билгеле (Россия Президенты Владимир Путинның «Май указлары» хакында сүз бара — Л.Л.). Аларның хезмәт хакына 3,1 млрд сум күләмендә акча каралган», - диде министр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International