ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Болгар музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Вәлиуллинның күргәзмәсе ачылды.

Экспозицияләрдә Болгар дәүләтенең бай тарихын, Ислам динен кабул итүне чагылдырган архитектура һәйкәлләре, пейзажлар тәкъдим ителгән. Төрле төсләрне кулланып, борынгы төбәкнең бөтен матурлыгын зур осталык белән чагылдырып бирә алган рәссамның эшләре һәркемдә соклану тудыра.

 


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кимның “Малыш” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү педагогларының семинары булды. Чарада татар телен өйрәнүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында педагогик технологияләр куллану мәсьәләсе тикшерелде.

Район Мәдәният йортында шушы көннәрдә илебез чикләрен сакларга китәчәк егетләрне озату кичәсе булды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский Болгар тарих-археология комплексына килделәр.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Парламент депутаты Президентның Дәүләт Советына булган еллык юлламасына бәя бирде.

(Казан, "Татар-информ"). Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырып җибәрү кирәк. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына бәя биреп, шундый фикерен җиткерде.

Район башлыгы Камил Нугаев һәм кайбер ведомство җитәкчеләре балалар думасы активистлары белән очраштылар.

Очрашу барышында сентябрь ахырында үткән яшь гражданнар форумында кабул ителгән резолюцияне тормышка ашыру тикшерелде. Укучылар һәр юнәлеш буенча идеяләрне аңлаттылар, җитәкчеләрне балалар оешмасы активы инициативасы белән үткәрелә торган муниципаль конкурслар буенча положение проектлары белән таныштырдылар.


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Кимның “Малыш” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү педагогларының семинары булды. Чарада татар телен өйрәнүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында педагогик технологияләр куллану мәсьәләсе тикшерелде.

Бүген Татарстан Республика  Спас муниципаль районы башлыгы  Нугаев К. А Спас муниципаль районында сәламәтлек саклау  мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы авария хәлендәге тораклар мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International