Һәр гаиләнең үз тамырлары, үз тарихы һәм геройлары бар. Аларны беркайчан да онытмыйлар, алар белән горурланып, үрнәк алып яшиләр.
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәр! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән тәбрик ит! Бу бәйрәмдә безнең йөрәкләр шатлык, тынычлык тантанасы һәм шул ук вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен кайгы хисләре белән дә тула. Бу көнне без барлык фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Алар киләчәк буыннарга...
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Татарстан Президенты сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән затларның барысы да республиканың «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Чистай янгынга каршы көрәш хезмәтенең Иске Рәҗәптәге аерым посты берничә авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Аларда урта һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, Мәдәният йортлары, клуб, социаль әһәмияткә ия булган башка мөһим объектлар бар. Бүгенгесе көндә авыл җирлекләре һәм шушы объектлар су чыганаклары белән ничек тәэмин ителгән? Авылларда 11 су башнясы, 4 янгын гидранты (2се яңа гына Чәчәкледә сафка басты), берничә буа, инеш бар.
Кичә район Мәдәният йорты фойесында “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” фотокүргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Владимир Корнилов
Бу республика проекты “Тарихи хатирә” партия проекты инициативасы белән узган елның 22 июнендә, Хәтер һәм кайгы көнендә башланып китте. Ул халыкның тарихи мирасын саклау, җәмәгатьчелек, аеруча яшьләр һәм укучыларның игътибарын җәлеп итү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне максат итеп куя һәм республиканың барлык муниципаль районнарын берләштерә.
Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кичә Бауман урамында узган "Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды. Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте. Тамашачылар арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә булды.
Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк. Сакланганны гына Ходай саклармын дигән. Ни кызганыч, соңгы елларда терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар ешайды. Алар кешеләргә дә йогарга мөмкин. Белгечләр кисәтүенчә, йогышлы чирләрнең 80 проценты кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак. Терлекләр арасында булган яман чирләр баш санын киметеп кенә калмыйча, ил икътисадына да зур йогынты ясый.
Футбол сөючеләр өчен шәһәр паркларында кино күрсәтеләчәк.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Быел футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган көннәрдә Казанда 12 кинотамаша күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Фильмнарны оpen air форматында шәһәрнең ике мәйданчыгында күрсәтәчәкләр.
Ачык һавада кино 29 июньдә, 1, 4, 5, 8 һәм 13 июльдә Горький исемендәге паркта һәм Горки-Әмәт паркында карап булачак.