ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев Әҗмәр авыл җирлегенең мәдәният Йортын капиталь ремонт  барышын карап кайтты. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклар башлыклары белән очрашты, язгы кыр эшләрен үткәрү буенча танышты.

Район үзешчән артистлары Ульяновск өлкәсе Иске Майна районында концерт куйдылар.
Алар күрше район тамашачыларына үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәттеләр. “Волжские зори”, “Любо”, “Болгар таңнары”, “Кантилена”, “Серебряная подкова” дуэты, “Булгарочка” хореография коллективы, солистлар Евгений Кременсков, Ольга Лобанова, Рөстәм Холмирзоев, Сарыйм Насыйбуллин, Рамилә Исхакова, Варвара Лисюк, Михаил Баландин, Камилла Вафина һәм башкаларның һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелеп барды.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Болгар шһәрендә булды, анда ул «Кол Гали» кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Объектны карап чыгуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, «ТР «ГИСУ» ДКУ директоры Марат Айзатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камиль Нугаев, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Көек авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Наилә Муллина үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев һәм якыннары, туганнары килде.
Кунаклар ветеранны гомер бәйрәме белән  котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгының котлау открыткаларын, чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.

Иске Рәҗәптәге Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары алган югары темплар барлык агрочараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирде.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев Татарстан Республикасы Президентын Спас районында кабул иту буенча әзерлек киңәшмәсен үткәрде.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.


11
май, 2018 ел
җомга

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев Никольск һәм Йорткул авыл җирлекләрен карап кайтты.  Крестьян-фермер хуҗалыклар башлыклары белән очрашты, язгы кыр эшләрен үткәрү буенча танышты.


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Унөч Бөек Ватан сугышы инвалидына һәм сугышта катнашучыга ТР Спас районы Пенсия фонды идарәсе тарафыннан бер тапкыр унар мең сум акча биреләчәк.
Бу түләүләр Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан башкарыла.


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Хәзер Ватанга мәхәббәт турында бик еш сөйлиләр. Ә нәрсә соң ул Ватан? Өч йортлы бәләкәй генә авыл да, миллионлаган халык яшәгән зур шәһәр дә, өебез яныннан аккан кечкенә чишмә дә, Идел кебек мәшһүр елга да ул. Һәр кеше өчен Ватан – беренче чиратта якыннары, туганнары яшәгән урын. Шулай ук үзләре яшәгән төбәккә дан китерүче якташларыбыз да ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International