Татарстан Республикасы Чистай янгынга каршы көрәш хезмәтенең Иске Рәҗәптәге аерым посты берничә авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Аларда урта һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, Мәдәният йортлары, клуб, социаль әһәмияткә ия булган башка мөһим объектлар бар. Бүгенгесе көндә авыл җирлекләре һәм шушы объектлар су чыганаклары белән ничек тәэмин ителгән? Авылларда 11 су башнясы, 4 янгын гидранты (2се яңа гына Чәчәкледә сафка басты), берничә буа, инеш бар. Җирлекләрдә, төрле объектларда булганда, язгы һәм көзге айларда, мөһим вакыйгалар алдыннан, гомумән, ел әйләнәсендә әлеге су чыганакларының төзеклеге, аларга керү юллары һәрдаим күзәтелеп торыла. Бу хакта тиешле оешмаларга мәгълүматлар да җибәрелә. Әйтик, соңгы 3 елда булган кимчелекләрне күрсәтеп, авыл җирлекләренә 23, учреждение җитәкчеләренә 12, прокуратурага 19 искәртү хатлары җибәрелде. Кызганыч, бераз чаралар күрелә, әмма бу гына аз.
Соңгы елларда берничә буа яңартылды, әмма аларда су алу өчен җайлаштырылган махсус урыннар юк. Су башняларына кран куелса да, аның янына (аеруча кышын) якын килеп булмый. Кайбер авылларда шлангларны тоташтыру өчен махсус полугайкалар куелмаган. Авыл җыеннарында күп мәсьәләләр кузгатыла, тик менә моның хакында оныталар булса кирәк. Кинәт кирәк булгач кына искә төшерәбез, әмма ул вакытта инде соң була. Ә бит янгыннан саклауда шул су чыганаклары әйтеп бетергесез зур роль уйныйлар. Җирлек территориясендә урнашкан белем бирү учреждениеләренең барысында да су чыганакларының тиешле тәртиптә булмавы борчу тудыра. Бу хакта хезмәт күрсәтә торган органнарга да мөрәҗәгать итеп караганнар. Тик мәсьәлә уңай чишелеш тапмаган. Сәбәбе гади – акча юк. Берәр көтелмәгән хәл килеп чыга калса, җавабын бирергә туры киләчәк.
Ришат Гыйниятуллин,Иске Рәҗәптәге янгынга каршы хезмәт җитәкчесе.