Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узганда 12 кинотамаша булачак

2018 елның 27 апреле, җомга

Футбол сөючеләр өчен шәһәр паркларында кино күрсәтеләчәк.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Быел футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган көннәрдә Казанда 12 кинотамаша күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

 

Фильмнарны оpen air форматында шәһәрнең ике мәйданчыгында күрсәтәчәкләр.

 

Ачык һавада кино 29 июньдә, 1, 4, 5, 8 һәм 13 июльдә Горький исемендәге паркта һәм Горки-Әмәт паркында карап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International