ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2018 ел
җомга

Татарстанда кош гриппы аркасында авыру тавыкларны якканнар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат секретаре Алсу Нуруллина сөйләде.

Районда урып-җыю эшләре башланды.
Юрий Семушкин, Равил Бакиров, Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыклары, “Авангард” җәмгыяте механизаторлары көзге бодай суктыруга кереште. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре фикеренчә, уңыш узган елгыдан да ким булмаска тиеш.
Район хуҗалыкларының ындыр табакларына инде 150 тонна бөртек кайтарылган.


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Ефәк юлы-2018” автоузышының дүртенче – Әстерхан-Әстерхан этабы нәтиҗәләре буенча, финишка “КАМАЗ-Мастер”ның Андрей Каргинов җитәкчелегендәге экипажы килде. Гомуми классификациядә бу команда 2нче урында тора. Бу хакта команданың матбугат үзәге хәбәр итә.

 


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Мошенникларның законсыз гамәлләре аркасында шәһәрдә яшәүче берәү хезмәт хакыннан колак каккан.
Интернет сайтында компьютер өстәлен сату турында игълан урнаштыргач, аңа телефон буенча бу өстәлне сатып алырга теләүче шылтыраткан. Сатып алучы товар өчен акча күчерү өчен өстәл хуҗасының банк картасы номерын сорап алган. Тиешле мәгълүматны алганнан соң, башка элемтәгә чыкмаган. Ә берничә минуттан соң сатучының телефонына аның картасыннан тугыз мең сум акча алынуы турында хәбәр килгән.
Урлашу факты буенча җинаять эше ачылган, әлегә тикшерү бара.

Бүген Спас муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы буенча киңәшмә узды 


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Шундый исем астында Болгар цивилизациясе музеенда күргәзмә ачылды.
Ул 922 елда Идел буе болгарларының рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән көнгә багышлана. Милли орнамент сәнгатьнең төрле өлкәләрендә – чигү, керамика, туку, күн эшкәртү һәм агачны кырып эшләү рәвешендә күргәзмә экспозицияләре итеп куелган. Болар барысы да сәнгатьтә милли традицияләрнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, бүгенге көндә рәссамнар һәм осталар иҗатында урын ала.Татар орнаменты заманча сәнгатьтә халыкның дөньяга карашын ачып салган, үзенә күрә, бер тел буларак карала. Орнаментның камилләшүендә ислам диненең дә тәэсире сизелә.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.


21
июль, 2018 ел
шимбә

Дәүләт автоинспекторлары исерек килеш автомобиль белән идарә иткән ике кешене тоткарлаган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре иң әүвәл Полянка авылы тирәсендәге юлда бер автомобильне туктаткан. Руль артында утырган кеше исерек килеш автомобиль белән идарә иткәне өчен йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International