ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Һəр елны 2 нче августта илебездə данлыклы бəйрəм - Һава десанты гаскəрлəре көне уздырыла. "Канатлы пехота", "зəңгəр беретлар" - десантчыларны нинди генə эпитетлар белəн атамасыннар, əмма "Бездəн башка беркем дə түгел!" принцибы буенча яшəүчелəргə  һəрвакыт гайрəтлелек, каһарманлык һəм ышанычлылык хас булды.

Экология проблемалары борчый

Дала Йорткүл авылы янындагы юлда авария чыгу сәбәпле, ике кеше зыян күргән.
Игътибарсызлык аркасындамы икән, руль артында утырган кеше идарә итүне югалткан һәм автомобиль юл читенә төшеп капланган. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган йөртүчене һәм пассажирны хастаханәгә китергәннәр.
Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.

Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia-2018)» Илкүләм чемпионаты финалы призерларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасында 225 кеше – чемпионат финалы һәм ярым финалы җиңүчеләре, махсуслаштырылган әзерлек үзәкләре җитәкчеләре, шулай ук «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» вәкилләре катнашты.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген республикада махсус җиһазланган 33 комлык бар.
Бүген республика территориясендә махсус җиһазланган 33 комлык бар. Якындагы биш елда 18 яңа пляж барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Июль ахырында Болгарда икенче тапкыр ЮНЕСКО Халыкара волонтерлар лагере ачылды. Бу хакта Болгар тарихи-археология комплексы Бөтендөнья мирасы координаторы хәбәр итте.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Быел беренче балаласын тапкан егерме өч хатын-кызга ай саен 8490 сум күләмендә акча түләнәчәк.
Социаль пособиеләр агымдагы ел башыннан гамәлгә кертелгән “Балалары булган гаиләләргә ай саен түләүләр турында”гы Федераль закон нигезендә түләнә.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.


27
июль, 2018 ел
җомга

Болгарда  22-29 июль көннәрендә VI мөселман яшьләре форумы уза.  

Форумда катнашучылар 22  июльдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасын алу белән тарихи Болгарга юл алдылар. Җәйге ял итү һәм белем алу форумының программасы эчтәлекле. Яшь мөселманнар өйлә намазына кадәр белем алса, төшке аштан соң алар төрле тренинглар, квест яисә мастер-класслар белән мәшгуль. Гыйлемле остазлардан белем алу белән беррәттән форумда катнашучылар үзләренең сәламәтлекләре турында да онытмыйлар. Бик теләп төрле спорт ярышларында катнашалар һәм татар халкының милли уеннарын да искә алалар.

Бу көннәрдә район хуҗалыклары басуларында комбайннар гөрелтесенең тынып торганы юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International