Татарстанда кош гриппы аркасында авыру тавыкларны якканнар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат секретаре Алсу Нуруллина сөйләде.
Гомумән алганда, белгечләр республиканың 21 торак пунктында 900 чамасы кош якканнар.
Татарстанның Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнарында карантин игълан ителгән.
Безнең республика белән Ульяновск һәм Чувашия чигендә 7 ветеринар-полиция посты эшли башлады.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.