“Халык иҗатында – татар орнаменты”

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Шундый исем астында Болгар цивилизациясе музеенда күргәзмә ачылды.
Ул 922 елда Идел буе болгарларының рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән көнгә багышлана. Милли орнамент сәнгатьнең төрле өлкәләрендә – чигү, керамика, туку, күн эшкәртү һәм агачны кырып эшләү рәвешендә күргәзмә экспозицияләре итеп куелган. Болар барысы да сәнгатьтә милли традицияләрнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, бүгенге көндә рәссамнар һәм осталар иҗатында урын ала.Татар орнаменты заманча сәнгатьтә халыкның дөньяга карашын ачып салган, үзенә күрә, бер тел буларак карала. Орнаментның камилләшүендә ислам диненең дә тәэсире сизелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International