Сак булыгыз – мошенниклар

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Мошенникларның законсыз гамәлләре аркасында шәһәрдә яшәүче берәү хезмәт хакыннан колак каккан.
Интернет сайтында компьютер өстәлен сату турында игълан урнаштыргач, аңа телефон буенча бу өстәлне сатып алырга теләүче шылтыраткан. Сатып алучы товар өчен акча күчерү өчен өстәл хуҗасының банк картасы номерын сорап алган. Тиешле мәгълүматны алганнан соң, башка элемтәгә чыкмаган. Ә берничә минуттан соң сатучының телефонына аның картасыннан тугыз мең сум акча алынуы турында хәбәр килгән.
Урлашу факты буенча җинаять эше ачылган, әлегә тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International