Бу көннәрдә район хуҗалыклары басуларында комбайннар гөрелтесенең тынып торганы юк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, көзге культуралар 6650 гектардан җыеп алынган, бодайның һәр гектарыннан уртача уңыш – 27дән артык, арышның 18,8 центнер тәшкил итә.
Александр Планин, Юрий Семушкин, Айсылу Мөхәммәтова фермер хуҗалыклары, “Хузангаевское”, “Болгар ВЗП” җәмгыятьләрендә иген суктыру оешкан төстә бара. Бу хуҗалыкларда уңышны да башкалардан сизелерлек күбрәк алалар. Икмәк кабул итү предприятиесенә яңа уңыштан 2700 тонна ашлык кергән.
Шул ук вакытта хуҗалыкларда сенаж салу, көзге культуралар чәчү өчен туфрак хәзерләү дә дәвам итә. Аеруча бу эшләрне Александр Планин хуҗалыгында уңышлы башкаралар, анда җирне туңга сөрүдә куәтле дүрт К-700 тракторы эшли.
Кайбер хуҗалыкларда печәнне икенче тапкыр чабуга керештеләр.