Быел беренче балаласын тапкан егерме өч хатын-кызга ай саен 8490 сум күләмендә акча түләнәчәк.
Социаль пособиеләр агымдагы ел башыннан гамәлгә кертелгән “Балалары булган гаиләләргә ай саен түләүләр турында”гы Федераль закон нигезендә түләнә.
Республика материаль ярдәм үзәгенең Спас районы бүлеге җитәкчесе Ольга Ерёмина билгеләп үткәнчә, бу социаль түләүләрне алу өчен утызлап кеше гариза биргән. Дүртесенең документлары тутырыла инде, ә өчесенә берләштергән гаилә кеременең күләме зур булганлыктан, бу социаль ярдәм түләнмәячәк. Татарстанда 2017 елның икенче кварталында билгеләнгәнчә, эшкә яраклы халыкның һәр кеше башына туры килгән уртача гаилә кереме яшәү минимумының бер ярым күләменнән артмаска тиеш. Ул кеше башына 13713 сумны тәшкил итә. Мәсәлән, өч кешелек гаиләдә берләштергән гаилә кереме күләме 41139 сумнан артмаган очракта гына бу ай саен каралган түләүне алырга була. Моннан тыш, Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче 25 яшенә кадәр беренче баласын һәм 29 яшенә кадәр өч баласын тапкан хатын-кызларга 50 мең һәм 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләү каралган. Мондый түләүләрне алу өчен районда яшәүче 9 хатын-кызга документлар тутырылган: берсе – 100 мең сум, сигезе 50 шәр мең сум акча алган.