Юл читенә төшеп капланган

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Дала Йорткүл авылы янындагы юлда авария чыгу сәбәпле, ике кеше зыян күргән.
Игътибарсызлык аркасындамы икән, руль артында утырган кеше идарә итүне югалткан һәм автомобиль юл читенә төшеп капланган. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган йөртүчене һәм пассажирны хастаханәгә китергәннәр.
Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International