ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2018 ел
сишәмбе

Нур өсти торган бәйрәм


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бугровка авылы янындагы юлда килеп чыккан авариядә өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Руль артына утырган йөртүче идарә итүне югалткан һәм нәтиҗәдә машинаны юл читенә төшереп каплаган. Ир-атка һәм тагын ике хатын-кызга медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Казанда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән матбугат чаралары һәм министрлык вәкилләре милли сәясәт мәсьәләләре хакында фикер алыша.


18
август, 2018 ел
шимбә

Узган атнада республика күләмендә танылган мәктәпләрнең берсе – Иске Рәҗәп мәктәбе үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.


17
август, 2018 ел
җомга

Республикада барлыгы 1,8 млн тонна ашлык җыеп алынган.
Татарстанда урып-җыю тулы куәтенә бара. Барлыгы 1,5 млн гектар мәйдан кырларның 640 мең га өлеше суктырылган. Бу планның 43 проценты күләмендә. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

Әле шушы көннәрдә генә Ямбакты Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына яшь талантлардан һәм студентлардан гына торган зур концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Үткән якшәмбедә районның элеккеге диңгезчеләр оешмасы 2000 елның 12 августында Баренцево диңгезендә “Курск” атом су асты көймәсендә һәлак булучыларны искә алдылар.


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әҗмәрдә яшәүче бер хатын-кызның кырык мең сумлык көнкүреш әйберләрен урлап чыкканнар.
Аның шәһәргә китүен караклар көтеп кенә торган диярсең: савыт-саба, җылыткыч, кер юу машинасы һәм башка әйберләрнең берсен дә калдырмыйча алып чыгып киткәннәр.
Бу эш буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International