Ташып торсын илһам чишмәгез!

2018 елның 17 августы, җомга

Әле шушы көннәрдә генә Ямбакты Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына яшь талантлардан һәм студентлардан гына торган зур концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Сәхнә берсеннән-берсе матуррак зур чәчәкләр, аллы-гөлле төстәге күбәләкләр белән нәкъ җәйге кояшлы көн кебек итеп бизәлгән иде. Балалар биюләрен инде сәхнәдә үзен танытырга өлгергән талантлы, уңган-булган кызыбыз Илүзә Галәветдинова әзерләде һәм ГРаф, Ранис Сафин, Диләрә Сафина, Ранис Шәфигуллин, Альбина Шәфигуллина белән бергә төрле җырлар башкардылар. Аларның чыгышларын тамашачылар күңелләренә рәхәтлек ала-ала  тыңлап утырдылар. Рәдиф Шәфигуллин белән Рәфил Галәветдиновның концертны зур осталык белән алып баруларын билгеләп үтми мөмкин түгел.
Шунысын да әйтергә кирәк, концертта каникулга кайткан балаларның катнашуы аеруча өлкәннәр күңеленә хуш килде. Алар татарча авыррак сөйләшсәләр дә, дәү әниләрен һәм әбиләрен шатландырып шигырьләр сөйләделәр.
Шундый күңелле зур концерт оештырганнары өчен авыл җирлеге башлыгы Илшат Галәветдинов үзешчән артистларга барлык тамашачылар исеменнән рәхмәт белдерде. Аларга киләчәктә тагын да зуррак уңышлар, гаилә бәхете телибез. Илһам чишмәгез гел шулай ташып торсын иде!
Люция Хәйбуллина,
Ямбакты авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International