ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.

ТурСтат аналитик агентлыгы 11-12 августка туры киләчәк атна ахыры ялларына иң яхшы фестивальларны һәм бәйрәмнәрне билгеләде.

Булачак ялларның топ-5 туристик вакыйгаларына алдагылар керде: Санкт-Петербургка Санкт-Петербургның елга карнавалы фестивале, Татарстанда урнашкан Бөек Болгарның урта гасыр сугышы буенча фестивале, Самара өлкәсенең Грушин фестивале, Ростовның «Ростов тамашасы» фестивале, Мәскәү янындагы Руза шәхәренең «Сөтле елга» фестиваленә сәяхәтләр.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.
Татарстанда 603,2 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бу планлаштырылган мәйданнарның 40,6 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.


14
август, 2018 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышы еллары авырлыкларын күргән кешеләр тормышка бөтенләй башкача карый.
Болгардагы иңгә-иң куеп инде алтмыш ел бергә яшәүче Никитиннар гаиләсе дә нәкъ шундыйлардан. Гаиләдәге татулыкның сере нәрсәдә соң?


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

31 июльдә элеккеге участок инспекторы, эчке эшләр органнары ветераны Евгений Фомин үзенең күркәм юбилеен – 85 яшь тулган көнен билгеләп үтте.
Николай Усов, 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе, полиция подполковнигы.


11
август, 2018 ел
шимбә

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.


10
август, 2018 ел
җомга

Узган җомгада, Төзүчеләр көне алдыннан, Куралово авылы Мәдәният йорты капиталь ремонттан соң яңадан үз ишекләрен ачты.
Бу вакыйганы авыл халкы күптән көткән иде. Ниһаять, “2014-2020 елларда  Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” дәүләт  программасын тормышка ашыру, шулай ук мәдәният объектларын капиталь ремонтлау буенча билгеләнгән республика программасы ярдәмендә бу авылда Мәдәният йорты яңарды. Төзүчеләр сүзләренә караганда, бинаның стеналарыннан башка, барысы да яңартып корылган. Хәзер биредә заманча материаллар кулланып  иркен китапханә, административ бүлмәләр  ремонтланган.  Бинада шулай ук санитария-көнкүреш бүлмәләре җиһазландырылган, сәламәтлекләре чикле булган кешеләр өчен дә уңайлыклар булдырылган.

Алдан хәбәр ителгәнчә, быел 40 лет Октября урамының Хирург Шеронов урамыннан Совет урамына кадәр бер өлешенә реконструкция ясала. Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре тулы көч белән бара.

Татарстан Президенты мөрәҗәгать иткән татарстанлыларга ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Республика башлыгы гражданнарны Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы җәмәгать кабул итү бинасында кабул итте.

Беренче булып Питрәч районының Богородское авылыннан Эльза Хөснетдинова керде. Ул Президенттан “Минем матурым” һәм “Мин – татар” курчакларын күпләп чыгаруда ярдәм сорады. “Мин намаз укучы мөселман һәм татарча сөйләшүче татар курчаклары ясыйм. Президенттан шул проектны хуплавын сорадым, проект аңа ошады, безгә ярдәм итәчәк”, - диде ул.

 


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Узган сишәмбедә район башлыгы Камил Нугаев Иске Рәҗәп авылы ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Рәшит Сәлимовка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International