Бугровка авылы янындагы юлда килеп чыккан авариядә өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Руль артына утырган йөртүче идарә итүне югалткан һәм нәтиҗәдә машинаны юл читенә төшереп каплаган. Ир-атка һәм тагын ике хатын-кызга медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Шул ук урында диярлек читтән килгән туристлар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасе дә гаҗәпләндерә торган. Автомобиль йөртүче кинәт кенә алда барган транспорт чарасын узып китәргә теләгән. Әмма өлгерә алмаган, һәм инде каршыга килә торган автомобильгә бәрелмәс өчен машинасы белән юл читенә төшеп киткән. Бәхетләре булгандыр инде, салондагы биш пассажирның берсенә дә зыян килмәгән.