“Курск”ны искә алдылар

2018 елның 17 августы, җомга

Үткән якшәмбедә районның элеккеге диңгезчеләр оешмасы 2000 елның 12 августында Баренцево диңгезендә “Курск” атом су асты көймәсендә һәлак булучыларны искә алдылар.
Бу кайгылы көндә алар диңгезчеләргә куелган истәлек билгесе янына җыелдылар. Алар алдында район башлыгы Камил Нугаев,  безнең районда туып, хәзерге вакытта Севастополь шәһәрендә яшәүче өлкән мичман Александр Погодин чыгыш ясадылар. Ул бу көймәдә хезмәт итүчеләрнең күбесе белән якыннан таныш булган.
Бирегә җыелучылар “Курск”та гомерләрен кызганмыйча, Ватан алдында бурычларын үтәгәндә һәлак булган 118 диңгезчене бер минут тынлык белән искә алдылар. Алар хөрмәтенә истәлек билгесенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International