ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Музей-тыюлык тәҗрибәсе белән Германиядә таныштырдылар.
Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә волонтер проектлары координаторларының ел саен уздырыла торган очрашуында “Бөтендөнья Болгар мирасы волонтерлары” проектын тәкъдим иттеләр. Бу очрашу Германиянең Веймар шәһәрендә үтте.

Ярышлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге, Казан төзелеш көллияте, Казан педагогика көллияте, Казан ярминкәсе һ.б. мәйданчыкларда узачак.
Иртәгә Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты старт ала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Болгардагы 2нче урта мәктәп базасында “Туган (татар) телен укытуда инновация технологияләре” темасына республика семинары үткәрелде.
Республиканың мәгарифне үстерү институты укытучылары Спас, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат   районнарының татар теле укытучылары белән очраштылар. Семинар барышында балаларга туган телне укытуның коммуникатив алымнары турында сөйләштеләр, республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәләре белән таныштылар.

3нән 13 декабрьгә кадәр 2019 елның беренче ярты елына язылу ункөнлеге башлана.
Бу вакыт эчендә безнең район газетасына льготалы бәяләр буенча язылырга мөмкин булачак.
Газетага почта бүлекләренә барып язылган очракта, “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”)ның ярты еллык комплекты 600 сум 54 тиенгә төшәчәк. Ә инде альтернатив пунктлар хезмәтеннән файдаланучылар газетага 420 сумга языла алачак.
Көтәбез сезне, хөрмәтле укучыларыбыз!

Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар.
Бүген Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Болгардагы 1нче урта мәктәпнең сигезенче һәм тугызынчы классларында белем алучы биш укучы Халыкара “Артек” балалар үзәгендә оештырылган ХIIIнче профильле “Булачак командирлар мәктәбе” сменасында катнаша.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе
Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында яңа логотип Татарстан брендын танытуда ярдәм итәчәк дип саныйлар. Татарстан җитештерүчеләре товарларын “ТАССРга 100 ел” билгесе белән маркалый башлаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы башлыгы урынбасары Герман Лернер Казанда милли сертификация системасына багышланган конференциядә әйтте. “2020 елда ТАССРның 100 еллыгы була. Шул уңайдан, Татарстан брендын таныту өчен, “ТАССРга 100 ел” логотибын кертергә килештек”, - диде агентлык әңгәмәдәше. “ТАССРга 100 ел” билгесе Татарстанда җитештерелгән барлык төр товарларга куелачак. “Логотип хәзер раслауда. Эш киләсе елдан башланыр дип уйлыйм”, - диде Лернер җирле товарларда билге кайчан күренә башлаячак дигән сорауга. Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында яңа логотип Татарстан брендын танытуда ярдәм итәчәк дип саныйлар. “Ул сыйфат билгесе булырга тиеш. “ТАССРга 100 ел” билгесе белән товар сатып алганда, сез сыйфатлы товар сатып алуыгызны аңларга тиешсез”, - диде Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары.

Кузнечихада яшәүче Фирүзә Дҗанизакованың иҗаты күпләрне сокландырырлык. Ул авылда курчаклар ясау остасы буларак танылган.

Бүген Спас муниципаль район башлыгының урынбасары Тюнев С.И. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Шушы минутларда Болгар ислам академиясе бинасында  Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе уза. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Болгарда алтынчы тапкыр оештырылды.

Мәүлид ән-Нәбигә багышланган чаралар программасын иртән «Ислам мәгарифендә заманча технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция ачып җибәрде. Фәнни форум, исламның традицион кыйммәтләрен саклау максатыннан, дини белем бирү системасы үсеше темасын ачып бирүгә багышланды.

Бүген Шәһре Болгар шәһәрендә зур чаралар уза. 

Хәзерге мизгелләрдә ислам мәгарифенә багышланган конференция үз эшен башлап җибәрде. Сәламләү сүзләре белән Россия төбәкләре мөфтиләре - Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Вәлиәхмәд хәзрәт Гаязов, Байкал аръягы крае (Иркутск) мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев, Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев чыгыш ясады. Чарада шулай ук Тунистан килгән кунак - World Syahadan Council оешмасы вице-президенты Мазен Тунизиан фәнни җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International