Кырымга киттеләр

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Болгардагы 1нче урта мәктәпнең сигезенче һәм тугызынчы классларында белем алучы биш укучы Халыкара “Артек” балалар үзәгендә оештырылган ХIIIнче профильле “Булачак командирлар мәктәбе” сменасында катнаша.

Смена Кырымдагы “Речной” балалар лагерында үтә. Егерме бер көн дәвамында  “Юнармия” балалар-яшүсмерләр хәрәкәте активистлары өчен экскурсияләр, төрле конкурслар оештырылачак, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылачак. Биредә белем алу, күп нәрсәләргә өйрәнү өчен тиешле шартлар булдырылган. Бөтенроссия “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәтнең Болгардагы 1нче урта мәктәптәге төбәкара яшь армиячеләр отряды кураторы Ирина Кислова сүзләренә караганда, Кырым балаларда зур тәэсирләр калдырган, биредә алар башка төбәкләрдән килгән яшьтәшләре белән дуслашырга өлгергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International