Халыкка үзара салым салу буенча 18 ноябрьгә билгеләнгән референдум алдыннан районда халык белән очрашулар уздырыла.
Җыеннар, җыелышлар, “түгәрәк өстәл” утырышлары һәм башка чаралар барышында җирлекләрдә, оешма һәм учреждениеләрдә референдумны уздыру һәм үзара салым салу буенча аңлату эшләре алып барыла.
Татарстан Президенты дәүләт башлыкларына Болгар шәһәрендә төзелгән «Кол Гали» кунакханәсе комплексы буйлап виртуаль экскурсия үткәрде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстанның рәсми кешеләренә Татарстанның туристлык мөмкинлекләре буенча презентация үткәрде. Ул республиканың төп туристлык үзәкләре турында сөйләде. Бу турыда «Татар-информ»га республика башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Агымдагы елның 20 ноябрендә район Советының чираттагы утырышы була.
Көн тәртибенә район Советының муниципаль берәмлекнең 2018 елга һәм пландагы 2019 һәм 2020 елларга бюджеты турындагы моңарчы кабул ителгән карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү; депутатлар, җирле үзидарәгә җаваплы урыннарга сайланып,
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең гаиләне торак белән тәэмин итте.
2018 елда 1,9 мең Татарстан гаиләсе социаль ипотека программасы кысаларында торак алды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында хәбәр иттеләр.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.
Эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәкләрендә дәүләт хезмәтләренең барлык төрләре күрсәтелә, яңа һөнәрләргә укыту да каралган.
Россиядә пенсия реформасы уңаеннан Татарстанда пенсия алды яшендәге кешеләр өчен 66 консультация пункты ачылган. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
20 ноябрьдә район башкарма комитетының утырышлар залында районның 2019 елга һәм планлы 2020 – 2021 елларга бюджеты турындагы карар проектын тикшерү буенча ачык тыңлаулар узачак.
Яшел Үзән районыннан яшь әнине Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры котлады.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән Гөлназ Хәсәнова республиканың 5555нче кешесе булды һәм аңа беренче баласы туу уңаеннан федераль пособие билгеләнде. Бүген ул авылда яшәүче әниләргә каралган бер тапкыр бирелә торган республика түләвен алды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.