Болгардагы 2нче урта мәктәп базасында “Туган (татар) телен укытуда инновация технологияләре” темасына республика семинары үткәрелде.
Республиканың мәгарифне үстерү институты укытучылары Спас, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат районнарының татар теле укытучылары белән очраштылар. Семинар барышында балаларга туган телне укытуның коммуникатив алымнары турында сөйләштеләр, республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәләре белән таныштылар.