Яңа ел бәйрәмнәре якынлашып килүе шәһәрдә һәм авылларда нык сизелә.
Мәсәлән, урамнарга чыршылар бизәп куелды, өй тәрәзәләрендә аллы-гөлле гирлянда утлары балкый. Болгарның үзәк мәйданында кичләрен әкият геройлары сыннары сихри төскә кереп, үзләренә җәлеп итеп торалар.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе үзмәшгуль кешеләр клиент белән хисапны «Минем салым» кушымтасы аша ясаячак, диде.
Рәсми рәвештә теркәлүче үзмәшгуль кешеләр контроль-касса техникасын кулланудан азат ителәчәк. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Шәһәрдә булган янгында бер ир-ат җитди зыян күргән.
Янгын сүндерү хезмәтенә Октябрь урамыннан дүшәмбе көнне кичен шылтыраталар. Күрше йортларда яшәүчеләр өй тәрәзәләреннән ургылып чыккан төтенне күреп ала. Алар янгынны үзлегеннән сүндерә башласалар да, бөтен җирдә төтен таралу сәбәпле, өйгә керә алмыйлар.
Татарстанның мәктәп автобуслары автопаркында 770 транспорт чарасы исәпләнә, соңгы өч елда ул 225 берәмлеккә артты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда муниципалитет башлыклары, мәгариф учреждениеләре вәкилләренә мәктәп автобуслары һәм автомобиль ачкычлары тапшырды.
Күптән түгел генә Кузнечихада яшәүче Николай һәм Рида Хохловлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе традицион рәвештә һәр елны Яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советында уза.
Район ветераннар оешмасы советының узган пленумы барышында 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә яңа бурычлар билгеләнде. Пленум эшендә ветераннар советы, президиум әгъзалары, коллектив җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм чакырылган башка кешеләр катнашты.
Район Мәдәният йортының “Волжские зори” ансамбле “Русская песня-2018” республика конкурсында лауреат исемен алды.
Чара Казан шәһәренең “Мәскәү” мәдәни үзәгендә узды. Коллективка икенче дәрәҗә лауреат дипломы һәм акчалата сертификат тапшырылды
Бүген Спас муниципаль район башлыгының урынбасары Тюнев С.И. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.