Ветераннар яңа бурычлар билгеләделәр

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Район ветераннар оешмасы советының узган пленумы барышында 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә яңа бурычлар билгеләнде. Пленум эшендә ветераннар советы, президиум әгъзалары, коллектив җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм чакырылган башка кешеләр катнашты.

Пленумда “Райондагы җирле ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының һәм социаль яклау органнарының олы яшьтәге кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен башкарган уртак эшләре һәм өлкән буын вәкилләренең мәнфәгатьләрен яклау буенча алда торган бурычлар турында”гы доклад белән ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова чыгыш ясады. Ул оешманың эше турында сөйләде, борчыган проблемаларга тукталды. Шулай ук РФ Хөкүмәте боерыгы белән 2025 елга кадәр өлкән буын вәкилләренең мәнфәгатьләрен яклауны күздә тоткан үсеш Стратегиясенең раслануын да билгеләп үтте. Республиканың Министрлар кабинеты да шундый ук программа кабул итте һәм инде аны тормышка ашыруның беренче этабы буенча чаралар планы да билгеләнде. Мондый план безнең районда да эшләнде.
Стратегиянең төп максаты – олы яшьтәгеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту, аларга тиешле шартлар тудыру. Шуңа күрә медицина хезмәте күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү, ветераннарны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, төрле мавыктыргыч чаралар оештыру аеруча зур әһәмияткә ия. Докладчы шулай ук бергәләшеп хәл итәргә кирәкле кайбер проблемаларга да тукталды.
– Илебез үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән өлкән буын вәкилләренә ярдәм итү – безнең бурычыбыз, – дип ассызыкланды докладта. – Олы яшьтәгеләрнең барысы да моңа лаек, алар турында онытмаска, озак яши алсыннар өчен шартлар тудырырга кирәк...
Аның чыгышын социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Шеронова, Бураково авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев, Никольск һәм Антоновка авылларының башлангыч ветераннар оешмасы рәисләре Надежда Тужилкина белән Надежда Стрижова тулыландырды.
Район ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Некрасов пленумда катнашучыларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре планы проекты белән таныштырды.
Пленумда иң яхшы башлангыч оешмага һәм “Кызыл миләш тәлгәшләре” декоратив-гамәли сәнгатьнең район конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Өлкән буын вәкилләренең тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм гомер озынлыгын арттыру максаты белән пленумда район ветераннар оешмасы каршында медицина хезмәте күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү, шулай ук патриотик эш буенча комиссияләр төзелде. Комиссияләр белән Газизулла Әхмәтҗанов һәм Геннадий Егоров җитәкчелек итәчәк.
Пленум эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
– Ветераннар оешмасы күп эшләр башкара, – диде ул. – Өлкән буын вәкилләре яшьләргә һәр яктан үрнәк күрсәтәләр, аларның яшәү рәвешенә сокланмый мөмкин түгел...
Ил, республика һәм район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшинаның да әйтер җылы сүзләре күп булды.
Ветераннар район җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, борчыган мәсьәләләр турында да сөйләделәр. Аларның кайберләрен хәл итү җае табылырга тиеш.
Пленумда катнашучылар тиешле карар кабул иттеләр.
Ветераннар хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International