ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Үзәк китапханә абонементында Александр Солженицынның юбилее хөрмәтенә “Ялган буенча яшәмәскә” дигән күргәзмә ачылды.

Илкүләм чыршы бәйрәмендә республика приютларында тәрбияләнүче балалар да катнаша.
Мәскәүдә Россия Федерациясе Президентының чыршы бәйрәменә быел Татарстаннан 104 баланы җибәрәләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Бүген Спас муниципаль районың Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.


23
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Раштуа төнендә кизү торуга 900 полиция хезмәткәре чыга.
Татарстанда Яңа ел төнендә 1700 полиция хезмәткәре кизү торачак. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясенең планлы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча җәмәгать тәртибен саклау полициясе җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Өч көн дәвамында беренче урта мәктәпнең берничә укучысы Халыкара “Артек” лагерендагы “Булачак командирлар мәктәбе” XIII профильле сменасында ял итте.
Бүген алар шушы сәяхәт турындагы хатирәләре белән уртаклашалар.

Автоинспекторлар Горький шоссесында машина йөртүчеләрнең документларын һәм автобусларның техник торышын тикшергән.
 

Автобус йөртүчеләргә рейд вакытында Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре җиде тәртип бозучыны эләктергән. Шәһәрара автобус йөртүчеләр дә шул ук тикшерүгә дучар булды. Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең документларын, транспортның техник халәтен һәм пассажирларны йөртү кагыйдәләрен тикшерде.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.

Казан журналистлар берлеген төзү турында карар 1918 елның 21 декабрендә кабул ителгән.
Иртәгә, 21 декабрьдә, Татарстан журналистлар берлегенә йөз ел тула. Оешманы йөз еллыгы белән аның җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе үзмәшгуль кешеләр клиент белән хисапны «Минем салым» кушымтасы аша ясаячак, диде.
Рәсми рәвештә теркәлүче үзмәшгуль кешеләр контроль-касса техникасын кулланудан азат ителәчәк. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International