Шәһәрдә булган янгында бер ир-ат җитди зыян күргән.
Янгын сүндерү хезмәтенә Октябрь урамыннан дүшәмбе көнне кичен шылтыраталар. Күрше йортларда яшәүчеләр өй тәрәзәләреннән ургылып чыккан төтенне күреп ала. Алар янгынны үзлегеннән сүндерә башласалар да, бөтен җирдә төтен таралу сәбәпле, өйгә керә алмыйлар.
Махсус җайланмалар белән коралланган янгын сүндерүчеләр йортка кереп, хуҗаны алып чыгалар. Ир-атның тәне пешкән һәм ул сөрем белән агуланган була, аны ашыгыч ярдәм белән шунда ук хастаханәгә җибәрәләр.
Йорт эчендәге утны сүндерәләр. Өйнең түбәсенә һәм диварларына зыян килми, бары диварларны тышлаган материал һәм җиһазлар гына янып өлгерә.
Янгын хуҗаның ут белән саксыз кылануы аркасында килеп чыга.