Яңа ел бәйрәмнәре якынлашып килүе шәһәрдә һәм авылларда нык сизелә.
Мәсәлән, урамнарга чыршылар бизәп куелды, өй тәрәзәләрендә аллы-гөлле гирлянда утлары балкый. Болгарның үзәк мәйданында кичләрен әкият геройлары сыннары сихри төскә кереп, үзләренә җәлеп итеп торалар.
Мондый сыннар шәһәрдәге икенче урта мәктәп янында да барлыкка килде, аларның иң зурысы киләсе ел символын – сөйкемле дуңгыз баласын сурәтли.
Район мәктәпләрендә дә Яңа елга хәзерлек тулы көч белән бара. Укучылар классларны, залларны бизиләр, төрле конкурслар, Яңа ел бәйрәм программалары әзерлиләр, костюмнар ясыйлар. Чөнки Яңа ел ул – һәр кеше өчен иң зур, иң көтеп алына торган могҗизалы бәйрәм!