ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. Өлкәннәр көне алдыннан ветераннар хәрәкәтенең активистлары белән очрашты.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “ Яңа технологияләр кулланып мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүнең эчтәлеген яңарту” темасы буенча район семинары үткәрелде. Семинар “ Солнышко” балалар бакчасында бөтен район тәрбиячеләре катнашында узды.

27 нче сентябрьдә БЯСМ «Олимп”та өлкәннәр өчен “ Буыннарның күңелле стартлары” исеме астында ярышлар үтте.
27 нче сентябрьдә Никольск авылында ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А., Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Махмутова А.Г.катнашында Өлкәннәр көненә багышланган чара узды.

24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
22 нче сентябрьдә Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фондының башкаручы директоры Ларионова Т.П. белән берлектә Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск шәһәр-утравы" проектын тормышка ашыруда объектларның әзерлеге буенча киңәшмә уздырды.
20 нче сентябрьдән 23 нче сентябрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Агар яшьләр берләшмәсенең активлар мәктәбе уздырылды. Бу чарада Спас муниципаль районыннан Татарстан Республикасы Спас муниципаль бүлегенең Аграр яшьләр берләшмәсе председателе Вагапов Р.З., Спас техникумы студенты Абдуллин Р.А. катнашты.
Бөтенроссия йөгерү көне - зур спорт бәйрәме. 23 сентябрь көнне Спас муниципаль районының коррекция мәктәп- интернаты районында “ Татарстан кроссы -2012” уздырылды.

20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
24 сентябрьдә урыннарга барып җыелышлар үткәрелә, аны Татарстан республикасы Госалкогольинспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Габделбәр улы Хамматов үткәрә.

19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
17 сентябрьдә Спас районы башлыгы Нугаев К.А. районның авыл җирлекләре Башкарма комитет башлыклары белән чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә суга түләү буенча бурычларны бетерү, гаилә фермаларын үстерү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтү мәсьәләләре каралды.
Ямбакты авыл Мәдәният йортында “Экстремизмга – юк!” дигән республика айлыгы кысаларында, “Татарстан – дуслык иле” дигән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә өлкән класс укучылары һәм теләгән бөтен кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International