Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең активлар мәктәбе.

2012 елның 24 сентябре, дүшәмбе
20 нче сентябрьдән 23 нче сентябрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Агар яшьләр берләшмәсенең активлар мәктәбе уздырылды. Бу чарада Спас муниципаль районыннан Татарстан Республикасы Спас муниципаль бүлегенең Аграр яшьләр берләшмәсе председателе Вагапов Р.З., Спас техникумы студенты Абдуллин Р.А. катнашты. Активлар мәктәбенең пленар утырышы Игенчеләр сараенда башланды. Төп чаралар “ Сосновый бор” санаториясендә уздырылды. Катнашучылар социаль проекты нигезләре белән таныштылар, профессиональ һәм шәхси сыйфатларны үстерү буенча тренингларында катнаштылар, Татарстан Республикасында Яшьләр эшмәкәрлеге программасының үсеше турында информация алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International