Кешеләрне кабул итә

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе
24 сентябрьдә урыннарга барып җыелышлар үткәрелә, аны Татарстан республикасы Госалкогольинспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Габделбәр улы Хамматов үткәрә.
Сәгать 10да кулланучылар хокукын яклау һәм алкоголь продукциясе, сыра сатуда законлылыкны саклау мәсьәләләре буенча кешеләрне кабул итү була, ә 10 сәгать 30 минутта Спас районы кулланучылар базарының торышы, аның проблемалары һәм перспективалары буенча киңәшмә үткәрелә.

Теләгән кеше кереп сөйләшү өчен алдан языла ала. Телефоннар: 8 (84347) 3-03-05, (84342) 5-49-85.

Индивидуаль эшмәкәрләр һәм район территориясендә үз эшчәнлекләрен алып барган оешма җитәкчеләре бу көнне 10 сәгать 30 минутта хакимиятнең актлар залына чакырылалар (өченче катта).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International