ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
18 нче сентябрьдә Болгар шәһәренең 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты укытучылары башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча “Гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертүдә туган актуаль сораулар” темасы буенча курслар үткәрә.

18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. Иске Рәҗәп авылында подряд оешмалары һәм район учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә күпфункциональ клубын төзү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше каралды.
Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фондының башкаручы директоры Ларионова Т.П. белән берлектә Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск шәһәр-утравы" проектын тормышка ашыруда объектларның әзерлеге буенча киңәшмә уздырды.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр “Шәһәр көне” бәйрәмендә катнаштылар. Концертны “Йолдызлык – 2012” конкурсы дипломанты Ксения Колчина ачты.

17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
17 сентябрьдә Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. Богатырева Надежда Анреевнаны 90 яшьлеге белән котлады.
15 сентябрьдә районыбыз авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләренең продукцияләре белән Казанда уздырылачак чираттагы ярминкәләргә юл алачак.
Татарстан Республикасы Конституция суды шефлык иткән “ Чайка”балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче Оксана Миронова кояшлы Болгариядә үткәрелгән матурлык һәм талантлылар Халыкара балалар «Littlе miss & mister planet 2012»конкурсында катнашты.

15
сентябрь, 2012 ел
шимбә
14 сентябрьдә балаларның иминлеге айлыгы кысаларында 2 шәһәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ачык чаралар күрсәтелде. “ Антошка” балалар бакчасында хәзерлек группалары тәрбияләнүчеләрЕ өчен “ Имин юл” дигән дәрес үткәрелде. Балалар тәрбиЯче сорауларына актив җавап бирделәр, төрле юл билгеләрен классификацИЯЛӘРГӘ БҮЛДЕЛӘР, БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ ЯНЫНДА НИНДИ ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕГЕН ӘЙТТЕЛӘР.

13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
12 сентябрьдә Спас муниципаль районында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
11 сентябрьдә Болгар шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты укытучылары рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “ Төп гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертүдә туган актуаль сораулар” темасы буенча квалификацияне күтәрү курслары үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International