ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
15 ноябрьдән Татарстанда су өстендә иминлек ае игълан ителде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр хезмәте мәгълүмат технологияләрен кертүдә актив катнаша. Хәзерге вакытта Интернет ярдәмендә кешеләр өйдән чыкмыйча гына, Идарәнең рәсми сайты (www.to16.rosreestr.ru) һәм Росреестр порталы (www.rosreestr.ru) аша электрон хезмәтләрдән файдалана ала.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Күптән түгел кабул ителгән Федераль закон нигезендә “Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминиятләштерү взнослары һәм пенсия җыемнарын туплауда дәүләт ярдәме турында”гы законга үзгәрешләр кертелде.
009 елдан бирле республикада “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасының промышленность һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән “Татарстанныкын сатып ал” акциясе уздырыла.
Узган атна ахырында видеоконференция режимында Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән коррупциягә каршы тору советы утырышында дәүләт (муниципаль) милкен, бюджет акчаларын куллану һәм проблемалы оешмаларның республиканың икътисади иминлегенә тискәре йогынтысын киметү мәсьәләләре тикшерелде.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Безнең район хәрби комиссариаты һәм эзтабарлар инициативасы буенча 1917-1922 елларда Гражданнар сугышында катнашучыларга багышланган “Хәтер вахтасы” оештырылды.
Балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкинның шәкерте Данила Вихлянский санаулы көннәр эчендә сөендерерлек нәтиҗәләргә иреште: дзюдо буенча Бөтенроссия турнирында бронза медальләр алган булса, берничә көннән соң самбо буенча янәдән республика чемпионы булып танылды. Бу юлы ул авыррак категориядә – 60 килограммнан артыграк үлчәүдә чыгыш ясады.
2015 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында”гы Федераль закон үз көченә керәчәк. Халыкның социаль яклауга мохтаҗ булган өлеше бу үзгәрешләрне сизәрме?
Компенсация акчасын алу максатыннан, хәзерге вакытта балалары бакчага йөрүче өч йөз алтмыштан артык ата-ана социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта аны барысы да аламы?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International