2009 елдан бирле республикада “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасының промышленность һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән “Татарстанныкын сатып ал” акциясе уздырыла. Сатып алучылар бу акциягә кушылырга телиләрме икән?
Галина Спирькова, сатучы (Кузнечиха авылы):
– Спас районының азык-төлек кибетендә эшлим. Товарлар ассортименты начар димәс идем. Әлеге акция турында да ишеткәнем бар. Алай гына да түгел – үзем һәм сатып алучыларым бу акциядә катнашырга тырышабыз. Ипинең үзебезнең комбинатта пешерелгәнен генә сатып алабыз. Авыл халкының күпчелеге шушы ипигә өстенлек бирә, чөнки ул тәмле, ак ипигә караганда озаграк та сакларга була. Үзебезнең район комбинатында җитештерелгән токмач әйберләре, кесәл, коймак онына да ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Казан икмәк пешерүчеләренең кондитер әйберләре –– прәннек белән мармеладны да халык теләп сатып ала. Ә менә колбаса һәм сырны башка төбәкләрдән китерәләр. Шуңа күрә кешеләр теге яки бу әйберне сатып алганда, иң әүвәл продуктның сыйфаты һәм саклану вакыты белән кызыксыналар.
Вера Н., пенсионер (Екатериновка авылы):
– Кулыңда акчаң булса, кибетләрдә җаның теләгән әйберне сатып алырга мөмкин. Шулай да, үзең җитештергән продуктларга ни җитә инде. Авыл халкының күпчелеге мал-туар асрап көн күрә. Без, мәсәлән, тавык, каз, дуңгызлар асрыйбыз. Итне беркайчан сатып алган юк. Кышлыкка кирәк кадәр яшелчә әзерләп куйдык, варенье кайнаттык, кыяр-помидор тозладык.
Запаслар җитәрлек булса да, кибеттән әйберләр сатып алырга туры килә. Төп продуктларны авылдагы бердәнбер сәүдә ноктасыннан сатып алабыз. Дөрес, кайбер кирәкле нәрсәләрне почта элемтәсе бүлегеннән дә алырга була. Район үзәгенә баргач та мөһим әйберләрне күбрәк итеп алырга тырышабыз. Бәясе бераз арзанрак һәм срогы чыкмаган булса, товарның кем тарафыннан җитештерелүенә дә карап тормыйбыз. Ә менә колбасаны бары тик Мамадышта җитештерелгәнен генә алам. Минемчә, һәр азык-төлек сыйфатлы һәм тәмле, аяк һәм өс киеме ––җайлы, көнкүреш техникасы –– сыйфатлы булырга тиеш.