Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Компенсация ярдәм итәме?
2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Компенсация акчасын алу максатыннан, хәзерге вакытта балалары бакчага йөрүче өч йөз алтмыштан артык ата-ана социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта аны барысы да аламы?
Марина Давтян,
сатучы:
– Безнең гаиләдә дүрт бала, аларның берсе хәзер бакчага йөри. Күп балалы гаилә булуын исәпкә алып, балалар бакчасы өчен акчаның яртысын гына түлибез, бу мең сумга якын. Моннан тыш, бу акчаның бер өлешен кире кайтаралар. Компенсациянең күпме булуын төгәл әйтә алмыйм, чөнки ул банк картасына килә, ә анда берничә субсидия – коммуналь хезмәтләргә түләгән, юл чыгымнары өчен һәм башкалар җыела. Анда тупланган акча гаилә бюджетына сизелерлек ярдәм итә. Бу субсидияләрне исәпләүче һәм җибәрүче социаль органнар эшенә бернинди дәгъвам да юк, чөнки акчаны тулы күләмдә һәм вакытында биреп баралар.
Евгения Андреева,
Приволжск мәдәният йорты директоры:
– Ике кызым да балалар бакчасына йөри, шуңа карамастан, бакча өчен артык күп түләргә туры килә дип әйтмәс идем.
Кече кызым бик үк сәламәт булмаганга, аның бакча чыгымнарын тулысынча дәүләт түли. Олы кызым өчен, башкалар кебек үк, ике мең сумга якын түлим. Компенсация шактый – бер мең сумга якын тәшкил итә. Шуңа күрә акчалата ярдәмгә өмет итеп, һәр алты ай саен тиешле документларны җыеп, социаль учреждениегә тапшырам.
Минемчә, безнең балалар бакчасында нәниләр өчен барлык шартлар бар. Ул аерым бинада урнашкан, тиешле коммуникацияләргә тоташтырылган, балалар мәйданчыгы да әйбәт. Бер генә кимчелеге бар – балалар барысы да бер группага йөриләр, шуңа күрә төрле яшьтәге балаларга бергә уйнарга туры килә. Бу балаларның үзләренә дә, тәрбиячеләргә дә кыенлыклар тудыра.
Галина Ш.
хезмәткәр (Болгар шәһәре):
– Документларны вакытында җыеп тапшырсам да, компенсация түләүне тоткарладылар. Моның өчен төрле инстанцияләргә шактый йөрергә, борчылырга туры килде – я банкта түләү турында квитанцияләрне тоткарлыйлар, я аларны мәгариф бүлегенә вакытында тапшырмыйлар. Нәтиҗәдә алдагы айда булмаган бурычым турында кәгазьләр китерәләр. Ә бурыч булса, субсидия дә түләнми. Шунлыктан компенсация өчен җавап бирә торган барлык оешмаларга яңадан барырга, акчаны вакытында түләгәнлегемне дәлилләргә кирәк. Ата-аналарга киңәш бирәсем килә: түләү турында квитанцияләрне югалтмагыз, бакча өчен түләгән акчаның барып җитүе турында вакытында белешергә тырышыгыз.
Ай саен җиде йөз сум чамасы компенсация алам, бу бакча өчен түләгән сумманың өчтән бер өлешен тәшкил итә. Минемчә, аз түгел. Шунысы гына начар – бала бакчага йөрмәгән көннәр өчен яңадан исәп-хисап ясамыйлар, хәтта бала авырып калган булса да. Балаң бакчага ай буе йөрмәсә дә, сумманы барыбер тулысынча түләргә туры киләчәк...
Алена Кулагина,
Бугровка балалар бакчасы кече тәрбиячесе:
– Агымдагы елның гыйнвар аеннан балалар бакчасы өчен түләүләрнең артуы күпләрне борчуга салды. Аеруча аз керемле гаиләләргә авыр. Мәсәлән, улымның бакчага йөргәне өчен миңа хезмәт хакымның өчтән бер өлешен түләргә туры килә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз