– Барлыгы унбиш кешенең җәсәде табылды, – диде безнең отряд җитәкчесе Борис Андреянов. – Аларның я Кызыл Армия, я аклар солдатлары булуында шик юк. Һәрберсе янында пулялар, тәреләр, винтовка гильзалары, Канада винтовкасыннан патроннар белән обойма табылды. Тәресез “За царя и Отечество” билгесе дә чыкты – андыйлар белән христиан диненнән булмаган кешеләрне бүләкләгәннәр...
Башка район эзтабарлары китеп беткәч, укучылардан һәм өлкәннәрдән торган “Болгар” отряды сугышлар барган җиргә кабат баргач, тагын алты кешенең җәсәден таптылар. Борис Алексеевич сүзләренә караганда, аларның өчесенең куллары бәйләнгән була һәм бу барысын да гаҗәпкә калдыра. Боларның барысы да тарихтагы вакыйгалар турында уйланырга мәҗбүр итә һәм кызыксынуны бермә-бер арттыра.
“Хәтер вахтасы”ның нәтиҗәле эшендә отряд әгъзалары арасында тәҗрибәле эзтабарларның күп булуы да үз ролен уйнады (кайберләре егермеләп экспедициядә булганнар). Берничә тапкыр Бөек Ватан сугышы үткән урыннарга чыккан безнең “Болгар” отрядының эше мактауга лаек. Күптән түгел үткән республика “Ватан” берләшмәсе” патриотлар хәрәкәтенең эзтабарлар отряды командирлары советында безнең командага рәхмәт белдерелгән, ике йокы урыны (“спальные мешки“) бүләк иткәннәр.
Ләкин “Хәтер вахтасы” моның белән тәмамланмый. Эзләнү эшләре дәвам итәчәк, әлегә солдат җәсәдләре вакытлыча саклау урынына куелган. Акция җитәкчеләре сүзенә караганда, алар тиздән җирләнәчәк.