Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Спас районы Болгар шәһәрендә “Дулкын” тренажер залы булган ябык бассейнын ачты.
Бу чарага җыелучыларны Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Ул район өчен бассейн ачылу – зур бәйрәм, бу чараның Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында узуы тагын да күңелле вакыйга, дип билгеләп үтте. Район башлыгы Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка бассейн өчен рәхмәт белдерде.