Тупланган очколар исәбе буенча безнең команда Чистай командасын ота алган аксубайлыларны җиңде. Өченче урынга Нурлат командасы чыкты. Безнең команда данын, югарыда атап үтелгән футболчылардан тыш, Николай Степанчев, Ислам Низамов, Виталий Байкин, Илья Князев, Егор Золин, Вадим Марянин, Александр Князев һәм Данил Кафаров яклады.