Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Үз сәламәтлегебезне үзебез кайгыртыйк
2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Дүшәмбе көнне районда үлем очраклары мониторингы буенча ведомствоара комиссия утырышы булды, аның эшендә авыл җирлеге башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан теләге булган һәр кеше үзенең кан басымын үлчи алды. Чара барышында да һәркемнең үз исәнлеге турында даими кайгыртырга тиешлегенә басым ясалды.
Утырышта төп доклад белән район хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов чыгыш ясады. Район халкына тиешле медицина ярдәмен үзәк хастаханә, ике амбулатория, 32 фельдшер–акушерлык пункты күрсәтә, дип билгеләп үтте ул. Районның сәламәтлек саклау тармагында 310 кеше эшли, шуларның 27се табиблар һәм 152се – урта медицина хезмәткәрләре. Районда невролог, эндокринолог, офтальмолог, фтизиатр, психиатр–нарколог, терапевт, педиатр, онколог, гомуми практика табибы, клиника–диагностика табибына кытлык зур. Халык арасында авыру очракларының күп булуын табиблар җитешмәве белән дә аңлатырга нигез бар.
Районда кан әйләнеше системасының бозылуы, яман шеш авырулары, картлык буенча үлүчеләр саны арта бара. Эшкә сәләтле булган кешеләр арасында миокард инфарктыннан һәм инсульттан үлүчеләрнең күп булуы борчылу тудыра. Кан әйләнеше системасы авыруыннан үлүчеләр (178 кешенең 95е – 53,4 процент) дә аз түгел. Эшкә сәләтле яшьтә булучылар арасында кан әйләнеше системасы авыруыннан үлүчеләрнең күп булуы да борчылырга мәҗбүр итә. Барлык үлүчеләрнең 37,9 проценты нәкъ менә шул авырудан үлгән.
Диспансеризация кысаларында тикшерелгән олы яшьтәге 1000 кешенең 644ендә төрле авырулар табылган. Мәсәлән, кан әйләнеше системасы авырулары 48 процент тәшкил итә. Тикшерелгән кешеләрнең 12,7 проценты яңадан җентекләп тикшерелергә тиеш.
Бездә онкология авыруыннан үлүчеләр дә күбәя. Алты айда, узган елның шул чорындагы кебек үк, онкологиядән 22 кеше үлгән, шуларның 6сы – эшкә яраклы кешеләр. Пациентлардагы әлеге куркыныч чирне башлангыч чорында ачыклау зур әһәмияткә ия.
Көтмәгәндә килеп чыккан юл–транспорт фаҗигасендә якты дөньядан китеп баручылар, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләрдән, агулану нәтиҗәсендә үлүчеләр дә аз түгел. Докладчы ассызыклап үткәнчә, бездә үлүчеләр саны туучылар санына караганда югарырак. Моңа битараф булырга ярамый. Дөрес, соңгы арада туучылар саны бераз арта башлады. Бу яктан Әҗмәр, Куралово һәм Өчкүл авыл җирлекләрен башкаларга үрнәк итеп китерергә мөмкин.
Үлем очракларын киметүгә, демографияне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар арасында профилактика эше әһәмиятле роль уйный. Район хастаханәсендә предприятие һәм оешма коллективларына барып лекцияләр укуның графигы төзелгән. Поликлиника холлында куелган плазма телевизордан төрле авыруларны кисәтү, кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүне максат итеп куйган видеороликлар һәм видеофильмнар күрсәтелә. Шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының йөрәк–кан тамырлары авыруларын кисәтү буенча лекциясен карарга һәм тыңларга була. Бу авыруларга каршы көрәш чаралары, туберкулезны башлангыч чорында ачыклау һәм бу авырудан үлү очракларын киметү буенча план әзерләнгән.
Утырышта катнашучыларның үзләренә дә халыкны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тартуга күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында искәртелде. Моның өчен тиешле шартлар җитәрлек. “Олимп” универсаль спорт залында, шушы араларда гына ачылган “Дулкын” бассейнында иркенләп шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Теләгән кешеләр мәктәпләрнең спорт залларында да сәламәтлеген ныгыта ала. Табигать кочагына чыгып саф һава сулап керү дә файдалы. Иң мөһиме – теләк булсын...
– Без дәвалау буенча киңәшләр, төрле тәкъдим һәм белешмәләр бирә, ярдәм итә алабыз, әмма сәламәтлекне тулысынча кире кайтара алмыйбыз, – диде докладчы. – Кеше бу турыда үзе кайгыртырга тиеш.
Моны һәркем аңларга тиеш, чөнки табиблар тырышлыгы белән генә хәлне яхшыртуга өметләнеп булмый. Утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады һәм хәлне бары тик үзебез генә үзгәртә алачакбыз, дип ассызыклады
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
Болгар шәһәрендә саңгыраулар спорты буенча Россия чемпионаты узачак
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көне кысаларында тематик чара узды
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Мәктәпләрдә „Ясалма интеллектның караңгы ягы“ финанс куркынычсызлыгы дәресе үткәрелде
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең XIV утырышы: игътибарны авыл яшьләренә һәм кадрлар сәясәтенә юнәлтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз