ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2015 ел
дүшәмбе
8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итәчәк.
Шәһәрдә яшәүче Рөстәм Вәлиәхмәтов уникаль язмышка ия кеше.

16
август, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Болгар тарихи-археологик комплексында "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарих фестивале ачылыш тантанасы узды, Россиянең 30 төбәгеннән, Белоруссия, Украина һәм Израильдән йөзләгән тарихи реконструкцияләрне яратучылар җыелды. Россия туроператорлары фестивальгә Ярославль, Рыбинск, Тутаево, Кострома, Иваново, Курск, Түбән Новгород, Самара, Тольятти һәм илнең башка шәһәрләреннән махсус турлар оештырган. Фестивальнең максаты - Урта гасырлар эпохасының алга киткән вакыты, шул исәптән Алтын Урда чорында Болгар шәһәре территориясендә XIV- XV гасырлардагы көнкүреш, мәдәният һәм хәрби коралларны реконструкцияләү.

15
август, 2015 ел
шимбә
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды

12
август, 2015 ел
чәршәмбе
14 августта “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге халыкны кабул итәчәк.
“Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, барысы 149 кандидат теркәлгән.
Көннәрнең кояшлы һәм җылы торуы механизаторларга кыр эшләрен тоткарлыкларсыз алып барырга һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек тудыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул кунакханә комплексын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Аны төзү эшләре быел апрель аенда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында беренче нигез ташын салу тантанасыннан башланды. Татарстанның “Татнефть” һәм “ТАИФ” кебек зур нефть коипанияләре яңа проектның инвесторлары булды.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Болгарга эш сәфәрендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.

ТРның Спас муниципаль районы республикада беренче тапкыр бу проектны гамәлгә ашыра башлады. Быел акция тугызынчы тапкыр үткәрелә. Узган 8 елда хәйрия акциясе барышында 176 мең 652 бала 163 млн сумлык ярдәм алды.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International