ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Балаларны савыктыру үзәгендә 2003-2004 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде

Кадет мәктәп-интернатында руханиларның укучылар белән үткәргән очрашуы барышында җәмгыятьне нык борчыган тәмәке тарту һәм аракы эчү мәсьәләләләре буенча фикер алышу булды.

“Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре Буада 2002-2004 елда туган спортчылар арасында самбо буенча республика беренчелегенә үткәрелгән ярышлардан дүрт алтын, ике көмеш һәм дүрт бронза медаль алып кайттылар.

Узган ел көз көне республиканың максатчан программасы кысаларында Болгардагы физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен  мәктәп-интернатта капиталь төзекләндерү эшләре башланган иде.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Болгар музей-заповединигының Истәлек билгесендә 1нче шәһәр урта мәктәбе укучылары өчен  кызыклы чара үткәрелде.

Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән бәйле махсус тикшеренү үткәрелә. Икенчедән, белгечләр Россиянең дәүләт статистика хезмәте китергән мәгълүматларга таяна. Биредә теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның керем һәм чыгымнары белән бәйле мәгълүмат анализлана. Өченчедән, халыкның илдәге социаль-икътисади вәзгыятькә нинди бәя бирүе өйрәнелә. Дүртенчедән, матбугатта теге яки бу җитәкче турында чыккан язмаларга анализ ясала.

Бу көннәрдә тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Никольскидан Александра Сорокина һәм Болгардан Екатерина Хилкова үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

 

Ижевскида 2000-2001 елда туган яшь спортчылар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә  үткәрелгән ярышларда Татарстан исеменнән безнең җиде самбочы чыгыш ясады.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бу атнада гына да шәһәрдә алдакчылар тозагына эләккән дүрт кеше эчке эшләр органнарына гариза язып тапшырган.

Шушы көннәрдә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров һәм район башлыгы Камил Нугаев катнашында үткән киңәшмәдә мөһим мәсьәләләр тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International