Язгы чәчүгә озак калмады

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Язгы чәчүгә озак калмады

Шушы көннәрдә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров һәм район башлыгы Камил Нугаев катнашында үткән киңәшмәдә мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
Агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре алдында чыгыш ясап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәфис Мөхәммәтов хуҗалыкларның эшчәнлегенә анализ ясады һәм киләсе елга үсеш перспективаларын билгеләде. Хуҗалык җитәкчеләре язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы, чәчүлек мәйданнарына оптимизация ясау, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар белән тәэмин итү турында сөйләделәр. 
 
Киңәшмәдә чәчүнең барлык тармакларын кадрлар белән тәэмин итү, агрочараларны тиешле вакытта үткәрүнең әһәмияте ассызыклап үтелде.
 
фото http://tsrvc.ru/23/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International