Узган ел көз көне республиканың максатчан программасы кысаларында Болгардагы физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатта капиталь төзекләндерү эшләре башланган иде.
Төзекләндерү эшләрен алып баручы Казанның “Арида” оешмасына җирле белгечләр дә ярдәм итә. Эшләрне тулысынча башкарып чыгу өчен 42 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.