ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2016 ел
шимбә

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

“Болгар” балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында Бөтенроссия Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.


12
август, 2016 ел
җомга

Традиция буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында быел беренче класска бара торган 158 балага бүләкләр тапшырылды.

 

Узган атна азагында район җитәкчелеге басуда урып-җыю эшләрендә катнашучылар янында булып, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Көнне төнгә ялгап эшләүче игенчеләрнең бераз гына ял итеп алырга тукталуыннан файдаланып, район башлыгы Камил Нугаев “Мега-370” комбайны белән 1998 тонна бөртек суктырган Илһам Шәфигуллинны (“Авангард” җәмгыяте) һәм “Дон -1500 Б” комбайны бункерыннан 1795 тонна ашлык бушаткан Талип Әхмәтвәлиевны (Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы) ирешкән нәтиҗәләре белән котлап, намуслы һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Аларга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. “Авангард” җәмгыяте фирмасы җитәкчесе Владимир Швецов үз хуҗалыгының алдынгы комбайнчыларына акчалата премияләр тапшырды.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Көннәрнең эссе торуыннан файдаланып, Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләргә тырышалар.


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Иванова, Татарстан Республикасында дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева һәм район башлыгы Камил Нугаев катнашында Иске Рәҗәп авылында халык җыены уздырылды.

Өченче көн Болгар музей-тыюлыгында үткән хезмәт коллективы җыелышында узган яртыеллыкка нәтиҗә ясадылар. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, район башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.

Болгар музей-тыюлыгы рәссамнары Алабугада үткән XI Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнаштылар.


6
август, 2016 ел
шимбә

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International