Физкультурачы көне уңаеннан

2016 елның 13 августы, шимбә

“Болгар” балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында Бөтенроссия Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.

Район башлыгы Камил Нугаев һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар һәм бу тармакның бер төркем хезмәткәренә лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

Аннары “Татарстан командасы” хәрәкәте оештырган мини-футбол, стрит-бол, дартс буенча спорт ярышлары үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International